Депутатны мобилизацияләгәннәр

"Бәлки, бу хатадыр?" – диючеләр булган.

rus-bel.onlinerus-bel.online
rus-bel.online

Свердловски өлкәсе Новоуральск шәһәрендә 46 яшьлек депутат Дмитрий Захаровны мобилизацияләгәннәр. Бу хакта “Лента.ру” интернет басмасы хәбәр итә.

Депутатның ике баласы бар: берсе – мәктәп укучысы, икенчесе институтта белем ала.

“Аны бер көтмәгәндә мобилизацияләделәр – 20 октябрьдә 14.00 сәгатьтә хакимияттә комиссия вакытында повестка биргәннәр, ә 21 октябрьдә иртәнге 8.00 сәгатьтә алып та киттеләр. Барысы да шок хәлендә калды”, – дигән Захаровның тормыш иптәше.

Бу хәлне ишетү белән депутатның сайлаучылары аның хатынына шалтырата башлаган.

“Сайлаучылары миңа шалтырата, яза башладылар. Алар бу хәлне хата дип уйладылар”, – дип сөйләгән ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас