Мобилизацияләнгәннәргә игътибар бүләргә кирәк

Бу хакта Владимир Путин әйтте.

ms-news.rums-news.ru
Фото:ms-news.ru

Барлык дәрәҗә чиновниклар да мобилизацияләнгәннәргә аларның кайда булуларына карамастан – полигондамы, яу кырындамы – игътибар бүләргә тиеш. Мондый таләп белән президент Владимир Путин Тверь өлкәсе губернаторы Игорь Руденя белән очрашуда чыгыш ясады.

Путин мобилизацияләнгәннәрнең 80 меңгә якыны бүгенге көндә Украинадагы махсус операция территориясендә, дип белдерде. Аларның 50 меңгә якыны хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

Моннан тыш, Русия президенты  гражданнар белән резервистларга тәгаенләнгән түләүләр турында әңгәмәләшергә теләк белдерде.

3 ноябрьдә Владимир Путин мобилизацияләнгәннәргә  һәм Русия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләргә 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында указга кул куйды. 1 ноябрьдән өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнарга аена 195 мең сум  тәшкил иткән минималь түләү билгеләнде.

Башкортстан Республикасында мобилизацияләнгәннәрнең балалары мәктәпләрдә бушлай туклану, транспортта бушлай йөрү һәм сөт кухнясы продукциясеннән файдалану мөмкинлегенә ия. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда федераль дәрәҗәдә каралган барлык социаль ярдәм чаралары тормышка ашырыла.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары торак йортка газ кертүгә  сертификат алала, мобилизация чорына алар шулай ук каты калдыклар чыгару өчен түләүдән азат ителә.

 

Тагын бер ярдәм чарасы –   махсус хәрби операциядә катнашучылар  һәм аларның гаиләләре өчен утынга һәм төзелеш максатында сатып алынган урман агачына ташламалы хак билгеләү.

Ярдәм чаралары болар гына түгел, алар хакында җентекләбрәк сылтамалар аша укый аласыз.

Чыганак: lenta.ru //glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас