

Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясендә мобилизациягә әзерлек һәм мобилизация турындагы” законга үзгәрешләр кертте. Документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталына урнаштырылган.
Үзгәрешләргә ярашлы, хөкөм ителгәннәр, шул исәптән авыр җинаять кылган гражданнарны мобилизацияләргә мөмкиннәр. Шулай да бәлигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять кылу, дәүләткә хыянәт итү, шпионаж, теракт кылу, кораллы фетнә оештыру, дәүләт эшмәкәренең гомеренә кул сузу, тоткынлыкка алу, һава судносын урлау маддәләре буенча хөкөм ителгәннәр мобилизацияләнмәячәк.