

Русия Президенты Владимир Путин иминият пенсиясе үзгәрүче законга кул куйды.
Яңа закон нигезендә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтү чоры пенсиягә исәпләнсен өчен иминият стажына кертүне күз уңында тота. Украинада барган хәрби махсус операциядә хәрби бурычларын үтәгән, шулай ук анда үз ирке белән катнашкан вакыт да иминият стажына кертелә, өстәвенә - икеләтә күләмдә.
Әйткәндәй, Башкортстанда өлешчә мобилизацияләү 27 октябрьдә тәмамланды, дип белдерде төбәк башлыгы Радий Хәбиров. "Өлешчә мобилизация кысаларында йөкләмәләр һәм республика алдындагы бурычлар үтәлде дип игълан итә алам", - диде ул.