Яңа ел каникулларын озайтырга тәкъдим иткәннәр

Кемнәргә?

bean-print.rubean-print.ru
Фото:bean-print.ru

Яңа ел алды атнасын – 26сыннан алып 30 декабрьгә кадәр –  русиялеләрнең бер категориясе өчен Заманча сәясәт  проблемаларын өйрәнү институты директоры Антон Орлов ял атнасы итәргә дигән тәкъдим белән чыккан.

Сүз 14 яшькә кадәр балалары булган мобилизацияләнүчеләр хатыннары турында бара. Орлов сүзләренчә, өлешчә мобилизация кысаларында  хәрби хезмәткә чакырылган ирләрнең хатыннарына бүгенге көндә нагрузка шактый арткан. Хәзер алар күп кенә көнкүреш сорауларын заллы хәл итәргә мәҗбүр.

Тиешле хатны Орлов гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау миинстры Антон Котяковка юллаган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас