+21 °С
Болытлы


Уфада яшәүче бер ир мобилизация тәмамлангач, повестка бирделәр дип хәбәр тараткан. Башта аны имеш телефон аша чакырганнар. Егет аны-моны уйламыйча хәрби комиссариатка бардым, дигән. Анда аңа повестка тоттырганнар, имеш.
Бу хәбәрне журналистлар болай гына калдырмаганнар, тикшергәннәр. Баксаң, чакыруны ул мобилизация тәмамланганчы алган булган, повесткада 17 ноябрь датасы тора. Хәбәрне тараткан кеше шау-шу куптару максаты белән эшләдем, дигән. Фейк хәбәр булып чыккан.
Чыганак: BAZA