

Липецк өлкәсенең Елецк районы хәрби комиссары Николай Селянинны өлешчә мобилизация үткәргәндәге хаталары өчен отставкага җибәргәннәр.
Властьлар хәбәр итүенчә, эштән җибәрелгән комиссар отсрочкалары булган ирләрне мобилизацияләгән.
“Өлешчә мобилизация үткәрү нәтиҗәләре буенча, аны тиешле дәрәҗәдә оештырмавы һәм күпсанлы хаталар җибәрүе, шул исәптә отсрочкалары булган ирләрне мобилизацияләве өчен Елецк районы хәрби комиссары Николай Селянин вазифасыннан азат ителгән”, – дип хәбәр итәләр төбәкнең хөкүмәтендә.
Чыганак: lenta.ru