

Балага моны ничек аңлатырга?
Балага әтисенең яки якын кешесенең махсус хәрби операциягә китүен, анда катнашуын ничек әйтергә?
Психологлар киңәше:
Балагызның яшенә карап, аның белән гадел булыгыз:
- әкиятләр уйлап чыгармагыз («Әти Айга очкан яки командировкага киткән») һәм бала тирәли иллюзияләр дөньясы кормагыз,
- балагызга барлык кире хәбәрне берьюлы сөйләмәгез,
- баланың сорауларына ачык җавап бирегез,
- ихлас әңгәмә кору өчен, каршы сораулар бирегез ("Әтиең махсус операциядә катнаша, бу аның бурычы, шул хакта син ни уйлыйсың?").
Өстенлекләрне билгеләгез. Мөһим бурычлар исемлеген төзегез, аларны үтәүдән баш тарту мөмкин булмасын. Бу балага карата эшләргә кирәкле минималь гамәлләр җыелмасы. Исегездә тотыгыз: ата-аналар перфекционизмы өчен иң начар вакыт, үзегезне жәлләгез.
Балагызга әтисе белән бәйләнештә булырга ярдәм итегез. Бәйләнештә булсаң, аерылышуны кичерү җиңелрәк. Бу хакта якыныгыз белән сөйләшегез. Мәсәлән, ул даими шалтыратып кына калмый, фотосурәтләр җибәрә, видео яки тавыш хәбәрләре яздыра ала – хәерле иртә һәм тыныч йокы тели, көннең ничек үтүен сөйли.
Бергәләп китап укыгыз.
Баланың негатив хисләреннән курыкмагыз. Аның шундый хис-тойгыларга хокукын таныгыз, аларны игътибарсыз калдырмагыз.
Киресенчә, хисләренә карата сүзләр сайларга ярдәм итегез. «Син ачулансаң, миңа кыен. Мин синең тойгыларыңны уртаклашам һәм аларны бик яхшы аңлыйм. Мин синең белән».
Уйнагыз. Әгәр бала бәләкәй икән, аның белән бергә кәгазь битен бәләкәй генә кисәкләргә ертып, соңыннан аларны катырка савыт эченә салып, каплап куярга мөмкин. Борчылу хисе белән дә шулай эшләргә кирәклеген аңлатыгыз. Аларны бикләп куеп, борчымавын үтенергә кирәк. Өлкәнрәк балалар белән якын киләчәккә план корырга мөмкин – датасы әлегә билгесез булса, төгәл датасыз, әмма гаиләгезгә үтәргә туры киләчәк этапларны билгеләргә кирәк.
Балагызга аны яратуыгыз хакында әйтегез.
Бердәм Бөтенрусия балалар ышанычы телефоны:
8-800-2000-122 (тәүлек әйләнәсенә, бушлай).
Монда ата-аналар да, балалар да профессиональ балалар психологыннан консультация алырга мөмкин. Мәктәп яшендәге бала үзаллы шалтырата ала.
Күбрәк җаваплар шунда:
Чат-бот
Башкортстанның Ситуация үзәге:
122, өстәмә номер – 1
8 (347) 218-19-19
#Аңлатабыз_Башкортстан
Фото: ВКонтакте