

Октябрь ахырында безнең Югары Аташ авылыннан махсус хәрби операцияда катнашучыларга ярдәмгә гуманитар ярдәм җыю оештырылды.
Югары Аташ китапханәсендэ дистә елдан артык эшләп килгән "Гаилә" клубы әгъзалары, үзләренең төп эшләреннэн тыш, авылда үткән бер чарадан да читтә калмаучы кызларыбыз Гөлшат Бадамшина, Гөлнара Биктимерова, Земфира Мөхәмәтҗанова, Лилиана Мөхәмәтҗановалар ярдәм итәргә теләгән авылдашлардан солдатларга җибәрер өчен кирәк-яраклар җыйдылар.
“Алтын - утта, кеше - авырлыкта сынала”, дигән ата-бабаларыбыз. Шулай булып чыкты да: Аташлыларның берсе дә бу акциядан читтә калмады. Ярдәмнең эресе-вагы юк. Кемнәрдер күз нурларын түгеп бәйләгән җылы оекбаш-биялиләр, кемнәрдер носки, футболка, перчатка, җылы башлык, зажигалка, кырынгыч, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән ярдәм итте. Акчалата ярдәм күрсәтүчеләр дә шактый булды. Ул акчаларга дарулар, тушенка, балаклава сатып алынды. Акция вакытында өйдә булмаган авылдашлар үзләренең, солдатларга җибәрәсе бүләкләрен магазинга яки өйгә китереп бирделәр. Диңгездэ тамчы гына булып тоелса да, бу – безнең авыл халкының солдатларыбызга чын күңелдән әзерләгән ярдәме.
Җыелган бүләкләрне без мәчеткә алып барып, һәр ярдәм иткән кешегә рәхмәт әйтеп, яугирләребезнең туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, Рәиф Фәһим улыннан Коръән аятьләре укытып, дога кылдырдык.
Әлеге саваплы эшкә сабыйлар да кушылды. Алар, уз куллары белэн рәсемнәр төшереп, матур теләкләр язып, открыткалар ясаган.
Шушы изге эштә актив катнашып, берегез дэ битараф калмаган өчен, авылдашлар, сезнең барыгызга да зур рәхмәт!
Егетләребезгә безнең буләкләребез барып ирешеп, аларны чит җирләрдә, салкын көннәрдә җылытып, көч биреп, рух күтәренкелеге бирер дип ышанабыз. Иң мөһиме, барыгыз да исән- сау туган якларыбызга җиңү белән әйләнеп кайтыгыз.
Рива Исаева, авыл китапханәчесе.
Чакмагыш районы.