

Әлшәй районы Шафран авылы халкы мобилизацияләнгән якташлары өчен квадрокоптерга акча җыйган.
Бу хакта бүген район башлыгы Дамир Мостафин үзенең социаль челтәрләренә язма урнаштырган.
“Өлешчә мобилизациягә эләккән әлшәйлеләр өчен район фондыннан акча җибәрдек. Аңа солдатлар ике бензин пычкысы һәм ике генератор сатып алган. Безнең сугышчыларга ярдәм итәргә теләүчеләр саны көн саен арта бара. Шафран халкы егетләргә квадрокоптер сатып алды. Бу сатып алулар – хәрбиләрнең көйсезлеге түгел, ә кирәк әйберләр”, – ди район җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, алар Пензада хәрби әзерлек үткән ир-егетләргә 6 ноябрьдә гуманитар ярдәм, туганнары һәм якыннарының посылкаларын алып барачаклар.
“Солдатлар белән бергә битараф булмаган кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм”, – ди Дамир Мостафин.