“Өйдән посылка алу – һәрчак рәхәт”

Шәйморатов батальоны хәрбиләре гуманитар ярдәм өчен республика халкына рәхмәтен җиткерде.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары гуманитар ярдәм өчен Башкортстан халкына рәхмәтен белдерде.

“Батальонның шәхси составы барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителүгә карамастан, өйдән посылка алу, якыннарның хәстәрен тою һәрвакыт күңелгә рәхәт. Гуманитар ярдәмне һәм өйдән җибәрелгән посылкаларны алгы сызыктагыларга тапшырдык. Зур рәхмәт!” – диелә “Башкорт батальоны” телеграм-каналындагы хәбәрдә.  

Әйткәндәй, “Башсельхозтехника” мәйданында Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге, шулай ук бүген тупланып килгән Салават Юлаев исемендәге батальоннар солдатларын кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен логистик склад булдырылган.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров исә махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгәннәр һәм ирекле батальоннар өчен гуманитар ярдәмне үзәкләштереп җыярга тәкъдим иткән иде. Ул чагында ярдәмнең кирәкле урыннарга барып җитүендә шик булмаячак, диде ул.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас