

Дәүләт Думасында мобилизациядән качкан өчен җаваплылыкны катгыйлату турындагы закон проектын карамаска уйлаганнар. Бу хакта Думаның гаилә, хатын-кызлар һәм балалар сораулары буенча комитет башлыгы Нина Останина белдерде.
Аның сүзләренчә, “Бердәм Русия” мобилизация чорында хәрби хезмәттән качкан өчен җаваплылык кертү башлангычының тикшерелмәвен белдергән.
Моңа кадәр Думаның оборона буенча комитет рәисе Андрей Картаполов һәм иминлек буенча комитет рәисе Василий Пискарёв мондый идея өлешчә мобилизация башлангач та каралган иде, дип белдерделәр. Аның максаты – качып йөргән өчен мобилизацияләнүчеләр һәм призывниклар арасында җаваплылыкны тигезләү. Әмма бүген, өлешчә мобилизация тәмамлангач, ул үзенең әһәмиятен югалтты.
Чыганак: bashinform.ru