

Русиядә мобилизациянең яңа дулкынын көтәргә кирәкми. Бу хакта махсус хәрби операция зонасына өстәмә призыв турындагы хәбәрләрне кире кагып, Дәүләт Думасының Оборона буенча комитет әгъзасы Виктор Соболёв белдерде.
Аның сүзләренчә, мобилизациянең яңа дулкыннары бары тик бер шарт өстәлгән очракта – әгәр Украинадагы конфликтка башка дәүләтләр дә килеп кушылса – игълан ителергә мөмкин. Бүгенгә исә мобилизация кысаларында чакырылган призывниклар саны махсус хәрби операция максатларына ирешү өчен җитә, дип хәбәр итте Соболёв.
Дәүләт Думасы депутаты сөйләвенчә, өлешчә мобилизация кысаларында чакырылучыларның күпмедер өлеше һаман да махсус полигоннарда әзерлек үтә. Барлык мобилизацияләнгәннәр дә яу кырына җибәрелмгән әле, шуңа яңа чакырылыш турында сөйләүнең бөтенләй мәгънәсе юк, дип ассызыклады парламентарий.
28 октябрьдә оборона министры Сергей Шойгу Президент Валдимир Путинга өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр итте. 300 мең кеше мобилизацияләнде, дип хисап тотты министр.
Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Русиядә өлешчә мобилизация тәмамлангач, яңа чакырылыш планлаштырылмый, диде. Өлешчә мобилизация мәсьәләсенә килгәндә, “нокта куелды”, аның тәмамлануы турында указ кирәкми.
Чыганак: lenta.ru