

Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә хәрби хезмәткә чакырылган 318 кеше никахларын теркәгән. Алар арасында казанлылар гына түгел, Башкортстанның 105 кешесе дә бар. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү штабы утырышында хәбәр итте.
«Бер ай элек без мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү штабының беренче утырышын уздырдык. Әлеге вакыт эчендә республика органнары белән берлектә мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктлары эшчәнлеген тәэмин итү буенча зур эш башкарылды. Безнең җилкәбездә күп кенә мәсьәләләр ята – мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен тукландырудан алып никахларын рәсмиләштерүгә кадәр», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Чыганак: "Татар-информ"