

Бүген, 1 ноябрьдә, Уфа хакимияте җитәкчесе Ратмир Мәүлиев Пензада Башкортстаннан мобилизацияләнгән солдатлар белән очрашты. Әле алар махсус хәрби операция зонасына җибәрелер алдыннан әзерлек үтә.
Уфадан мобилизацияләнгән ир-егетләргә азык-төлек, йокы капчыклары, фонарь, термос, җылы носкилар, перчаткалар, баш киемнәре һәм бүтән кирәк-яраклар алып барганнар. Шулай ук туганнары җибәргән шәхси посылкаларны да тапшырганнар.
“Егетләр белән сөйләштек, аларның сорауларын язып алдык. Мөрәҗәгатьләр буенча эшлибез. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” – дип язган Ратмир Мәүлиев үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.
Моңа кадәр Уфа мэры Пензада булган иде инде. Шулай ук ул Саратовта да мобилизацияләнгәннәр белән очрашкан иде.
Әйткәндәй, Мәүлиев мэриядәге оператив киңәшмәдә мобилизацияләнгән уфалыларга ярдәм итүче команда төзергә кушты. Сүзләр кәгазьдә генә калмас дип ышанасы килә.