

- Беренчедән, сезгә Башкортстанда өлешчә мобилизация чаралары тәмамлану турында хәбәр итәсем килә. Русия Кораллы Көчләренең Генераль штабы, шулай ук хәрби округларга тиешле күрсәтмәләр җибәрелде. Резервтагы кешеләрне чакыру белән бәйле барлык чаралар туктатылды, - диде Радий Хәбиров.
Республика башлыгы хәрби комиссариатларның өлешчә мобилизация кысаларында чакырулар әзерләүдән һәм таратудан туктаганнарын искәртте. Киләчәктә Кораллы Көчләрне туплау өчен хәрби теркәү һәм чакыру бүлекчәләре эше контракт буенча волонтерларны һәм хәрби хезмәткә кандидатларны кабул итү буенча гына башкарылачак.
Радий Хәбиров мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә максатчан ярдәм күрсәтүгә аеруча игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
Чыганак:glavarb.ru
Фото:glavarb.ru