Егетләрнең күбесендә – гипертония

Яшьләрнең сәламәтлеге борчуга сала...

rb7.rurb7.ru
rb7.ru

Бүген армиягә көзге чакырылыш башланды.

Республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич әйтүенчә, соңгы елларда сәламәтлек буенча хезмәткә чикләүләре булган егетләр саны арта. Һәрхәлдә, медицина тикшерүе нәтиҗәләре шуны дәлилли.

“Армиягә чакырылучылар сәламәт булсын иде. Сәламәтлеге буенча десант һәм Росгвардия гаскәрләренә туры килүчеләрне сайлап алу авырлаша. Чөнки аларда таләпләр бик җитди. Шул ук вакытта “В” категориясе белән комиссияләнгәннәр саны арта. Күбесенә гипертония диагнозы куела”, – ди Блажевич.

Аның сүзләренчә, бүгеннән башлап медкомиссияләр гадәти режим буенча үткәрелә. Сәламәтлеккә кагылышлы таләпләргә карата яңалыклар юк. Хезмәткә яраксыз дип табылганнарны өйләренә кайтарачаклар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас