

Русиядә өлешчә мобилизация кысаларында повесткаларны әзерләү һәм аларны тапшыру буенча чаралар тәмамланды. Бу хакта Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр.
Русиядә шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында запастан чакырылыш тәмамланды.
“Хәбәр итү участоклары һәм штаблары, хәрби комиссариатлар гражданнары җыелу пунктлары, шулай ук өлешчә мобилизация чаралары өчен кулланылган бина һәм корылмалар элекке максатларда кулланылыр өчен бушатылырга тиеш”, – диделәр ведомствода.
Моннан тыш, хәрби комиссариатларның өлешчә мобилизацияне тәэмин итәр өчен җәлеп ителгән барлык шәхси составына штат режимында элекке бурычларын үтәүгә кайтырга күрсәтмә бирелде.
Шушы көннәрдә Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков властьлар өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турындагы указ хакында хәбәр итәчәкләр, дип сөйләде.
Чыганак: lenta.ru