

Ут күршебез Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты Русия мөселманнарының күпсанлы үтенечләрен исәпкә алып, Татарстаннан һәм илебезнең башка субъектларыннан мобилизацияләнгән дин кардәшләребез, шулай ук аларның туганнары һәм якыннары: хатыннары, ата-аналары, балалары өчен өстәмә тираж белән 20 мең данәдә «Молитвы – дуа» дип исемләнгән кесә җыентыгын нәшер итәчәк. Китапларны бастыру чыгымнарын үз өстенә хәйрияче алды.
Тиражның бер өлеше 3нче ноябрьгә, ә калганы – киләсе атна дәвамында әзер булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Моңа кадәр әлеге китаплар Казандагы мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларына килгән дин кардәшләргә 4500 данәдә бушлай таратылган иде.
Китаплар – уч төбенә сыйдырышлы, димәк, солдатлар аларны һәрвакыт үз янында тота һәм махсус хәрби операция вакытында авыр минутларда файдалана ала. «Молитвы – дуа» дип исемләнгән басмада Аллаһыдан ярдәм һәм яклау сорау өчен, шулай ук борчылу һәм куркудан, дошманнардан котылу өчен һ.б. догалар тупланган.
Чыганак: "Татар-информ".