Махсус хәрби операция
27 октябрь 2022, 08:17

Мобилизацияләнгән дүрт әти өйләренә кайтты

Алар барысы да бер районнан.

vesma.todayvesma.today
vesma.today

Саратов өлкәсендә хәрби күнекмәләр үткән дүрт мобилизацияләнгән ир-егет кичә, 26 октябрьдә, Башкортстанга өйләренә кайтты. Бу хакта “Уфа АиФ” басмасы яза.

Алар барысы да – Кушнаренко районыннан, барысы да – күп балалы әтиләр, ди ирләрнең берсенең тормыш иптәше Алинә Әхмәтшина.

Әйтергә кирәк, бу мобилизацияләнгән ир-атларны 25 сентябрьдә Вольск шәһәренә алып киттеләр. Башкортстан Башлыгы өч һәм аннан күбрәк балалары булган әтиләрне кире өйләренә кайтару турында әйткәч, әлеге ирләрнең хатыннары да кул кушырып утырмый. Алар, барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп, тормыш иптәшләрен кайтаруга ирешкәннәр. Югыйсә, Евгений Попов белән Ильвир Нурисламовны инде хәрби операцияләр зонасына җибәрергә тиеш булганнар.

“Кичә без Алена Ахмаева белән Вольскка бардык. Бу вакытта Резеда Нурисламова Башкортстан Хөкүмәтенә барган. Тормыш иптәшләребезне кайтаруларын сорап язган гаризага кул куйганнар. Саратовтан без ирләребез белән бергә кайттык”, – ди Алинә Әхмәтшина.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас