Махсус хәрби операция
27 октябрь 2022, 17:42

Кемнәр, хәрби операциядән алып калуларын сорап, Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән?

Төбәк җитәкчесе шул хактагы серне чиште.

bash.newsbash.news
bash.news

Бүген, 27 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры элемтә” барышында республика халкыннан һәм журналистлардан килгән сорауларга җавап бирә.

Әлеге вакытта барган махсус хәрби операциягә кагылышлы сораулар да байтак булды. Шуларның берсе хәрби операциягә җибәрелүдән “отмазать” итү мәсьәләсенә кагылды.

“Берәү дә миңа килмәде, берәү дә сорамады. Чөнки мин алдан ук ачыктан-ачык “миңа килеп йөрмәгез” дип кисәттем, – диде төбәк җиткәчесе. – Әмма шунысын яшермим: республика предприятиеләре җитәкчеләре “теге яки бу белгечне алып китәләр” дип мөрәҗәгать итте. Мин аларны хәрби комиссарларга җибәрдем. Анда сүзне озакка сузмыйлар – сез ул белгечнең эштә бик тә кирәкле икәнлеген дәлиллисез, әмма ул чакта предприятие алмаш кеше табарга тиеш”.

Радий Фәрит улы әйтүенчә, аның кулы астында эшләүчеләр дә хәрби хезмәттән “отмазать” итүләрен сорап килмәгән.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас