Махсус хәрби операция
27 октябрь 2022, 04:28

Инвалид балалар тәрбияләүче әтиләр мобилизациядән азат ителде

Әмма мондый категория гражданнарның махсус хәрби операциягә китеп өлгергәннәрен кире кайтару мөмкин түгел, дип белдерделәр. 

Инвалид балалар тәрбияләүче әтиләр, гаиләдә ничә бала булуга карамастан, өлешчә мобилизация кысаларындагы хәрби чакырылыштан азат ителә. Бу хакта Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча дәүләт комитеты башлыгы Нина Останина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу төзәтмә Генераль штаб директивасына кертелгән. Моннан тыш, хатыннары өченчегә йөкле (йөклелек срогы 22 атнадан да ким булмаган очракта) ике балалы әтиләр өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылмаячак. 

Чыганак: kommersant.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас