

Өлешчә мобилизация Кырмыскалы районының байтак гаиләләренә кагылды: кемнәрдер ирләрен, абыйларын, энеләрен, улларын хәрби җыеннар урыннарына, Русия армиясенә ярдәмгә озатты. Тормышта төрле хәлләр булып китә, кемгәдер ярдәм дә таләп ителергә мөмкин. Шуны күз уңында тотып, Кырмыскалы районында волонтерлар штабы булдырылды.
– Безнең халыкка хас булган бердәмлек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар бүген аеруча мөһим. Бу уңайдан безнең районда волонтерлар штабы булдырылды. Ул район Мәдәният сараеның 41нче бүлмәсендә урнашкан. Шул ук вакытта һәрбер авыл Советы хакимиятендә волонтерлар штабының бүлекчәләре эшли. Мобилизациягә эләгүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр үзләренең авыл биләмәсе башлыкларына да мөрәҗәгать итә ала, – ди “Бердәм Русия” партиясенең Кырмыскалы бүлекчәсе башкарма секретаре Зөлфия Бәхтиярова.
Районның һәрбер авылында хәрбиләр өчен кием һәм кирәк-яраклар җыела, хәйрия ярминкәләре үткәрелә. Шундый күләмле чаралар әле күптән түгел генә Кабак һәм Олыкүл авылларында узды. Олыкүл авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов билгеләвенчә, изге эшкә биредә олысы-кечесе кушылды. “Ак инәйләр” клубы, авыл биләмәсенең хатын-кызлар советы әгъзалары, эшкуалар һәм авыл халкы – һәрберсе үзенең өлешен кертә. Мәктәп укучылары да читтә калмады. Һәр сыйныф ярдәм акциясен үзенчә оештырган: солдатларга кирәк-яраклар алудан тыш, посылка тартмаларына балалар үзләренең рәсемнәрен һәм җылы эчтәлекле хатларын да язып салганнар.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Олыкүлдә мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм оештыру эшен үз өстенә алган инициатив төркем дә бар. Алар кирәк-ярак җыю белән генә чикләнми, хәрби җыеннар урыннарына юлланган егетләргә посылкалар җибәрү эшен дә көйләгәннәр. Авылның актив хатын-кызлары: башлангыч сыйныфлар укытучысы Лира Ермолаева, Галия Бикбаева, Динара Мурашеваны хәзер районда гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр, бу изге эшнең башлангычында торучылар. Алар, эшне оештырып кына калмый, үзләре дә бик зур ярдәм күрсәтә. Галия һәм Динара – оста тегүчеләр, егетләргә балаклавалар тегәргә карар итәләр, шул ук вакытта район хакимиятеннән дә шундый заказ килә. Һәм хатын-кызлар үз көчләре белән бу эшне тиз арада башкарып чыга һәм 150 балаклава тегеп, Казан шәһәренә озата.
Әлбәттә, безнең хәрбиләр бернәрсә дә сорамый. Ләкин районда яшәүче һәр кеше якташларыбызга ярдәм күрсәтергә кирәклеген яхшы аңлый. Мәсәлән, Камышлы авыл Советының Александровка авылында яшәүче ирле-хатынлы Зәлия Еремеева һәм Александр Степановның мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм күрсәтү идеясен авылдашлары да хуплый. Җыелган акчаларга Зәлия Мөхтәр кызы һәм Александр Николаевич 50 балаклава, 50 пар җылы перчатка һәм носки, шулай ук шәхси гигиена әйберләре һәм дарулар алып, ярдәм җыю пунктына китереп биргәннәр.
Мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре дә райондашларының хәстәрен тоеп яши. Аларның бер генә мөрәҗәгате дә игътибардан читтә калмый. Шулай, район үзәгендәге “Ак таш” кибете хуҗасы Мөхәммәт Ильясов Кабак авыл биләмәсендә яшәүче гаиләләрдән килгән заявкаларны башкару эшен үз өстенә алган. Рөстәм һәм Фәнзил Вәлиевлар район үзәгендә яшәүче гаиләләргә ярдәм күрсәтте.
Ләйсән Ильясова.