Махсус хәрби операция
26 октябрь 2022, 16:37

Үз теләге белән сугышка китүчеләргә ветеран статусы биреләчәк

Бу хакта бүген, 26 октябрьдә,  билгеле булды. 

newsua.runewsua.ru
Фото:newsua.ru

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин махсус хәрби операциядә үз теләкләре белән катнашучылар хәрби хәрәкәтләр ветераннары статусына ия булачак, дип белдерде.  Бу хакта “Дума.ТВ” үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте. Моңа кагылышлы закон ирекле формированиеләрне матди һәм техник яктан тәэмин итү сорауларын җайга салачак, шулай ук үз ирке белән сугышка китүчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен социаль  гарантияләр исемлеген билгеләячәк, дип өстәгән Володин.

Моннан тыш, сүз яуда яраланучылар турында да бара – алар хәрби хәрәкәтләр инвалиды статусын алачак. Үз теләге белән сугышка китүчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары, хәрбиләр кебек үк  закон тарафыннан билгеләнгән льготалар һәм социаль ярдәм чараларыннан куллана алачак, дип ассызыклаган Дәүләт Думасы спикеры. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас