Махсус хәрби операция
25 октябрь 2022, 06:19

“Отсрочка алырга телисезме?”

Электрон почтага шундый  хат килде. Нишләргә?

Rafael Henrique / Globallookpress.comRafael Henrique / Globallookpress.com
Фото:Rafael Henrique / Globallookpress.com

Эре компанияләрне   зарарлы электрон хатлар ярдәмендә атакалау төре хакында хезмәткәрләргә “Касперский  лабораториясе”ндә  сөйләгәннәр.

Хәвефле хатлар призывтан отсрочка рәвешендә килә, хакерларның төп максаты – шпионаж.  Җинаятьчеләр хатларны таргет ярдәмендә тарата. Хатларга “отсрочка от призыва” дип аталган Word документы беркетелгән. Файлда оешманың отсрочка алырдай хезмәткәрләре исемлеген язып җибәрегез дигән текст бар.

Адресат документны ачкан хәлдә, берьюлы өстәмә макрос йөкләнелгән, шул макрос төп зыянлы файлны компьютерга саклый.

“Без җинаятьчеләрнең мобилизация темасын массакүләм генә түгел, таргет атакаларында да актив куллануларын күрәбез. Мондый күп компонентлы янауларга каршы килер өчен компанияләргә комплекслы саклану  системаларын кертү генә җитми, аларга хезмәткәрләренә киберхәвефсезлек кагыйдәләрен дә өйрәтергә кирәк. Даими тикшерүләр үткәреп”, – ди “Касперский лабораториясе” белгече Денис Паринов. 

Программистлар шундый эчтәлектәге хатларны ачып та тормастан кәрзингә ташларга киңәш итә. 

Күптән түгел мошенниклар кешенең призывниклар базасындагы мәгълүматларын җуйдырырга вәгъдә итеп электрон хатлар, СМСлар җибәрүләре яисә шалтыратулары билгеле булган иде. Алар үз хезмәтләре өчен криптовалюта белән түләүне таләп иткән.

Кыскасы, мошенниклар илебез өчен шундый көнүзәк мәсьәләне үз файдасына кулланып калырга тырыша. Кибермошенниклардан сакланыгыз!

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас