

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә төбәктә каты коммуналь калдыклар белән эш итүне реформалаштыруның барышы турында фикер алыштылар.
Премьер-министр республика башлыгы боерыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча чаралар планы раслануына игътибар итте.
- БР табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча, шул исәптән чүп түккән өчен өстәмә ташлама бирү мөмкинлеген эшләргә кирәк, - дип йөкләде Андрей Назаров.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итүне реформалаштыруны гамәлгә ашыру турында, шул исәптән бу тармак хезмәткәрләрен мобилизацияләү, чүп түгү һәм рөхсәтсез чүплекләрне бетерү буенча әлеге хәлләр турында БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов хәбәр итте.
- Эшне үз вакытында оештыру максатыннан, без каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын гамәлгә ашыручы һәм экологик хәвефсезлекне тәэмин итүче, аларның вазифалары һәм һөнәрләре мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп торуны таләп итә торган хезмәткәрләр исемлеген төзедек, - дип сөйләде министр. - Рөхсәтсез чүплекләрне бетерүгә килгәндә, биредә эш яхшы бара. 2020 елда 473 рөхсәтсез чүплек бетерелгән, 2021 елда – 486, 2022 елда - 673 рөхсәтсез чүплекләр юкка чыгарылган, - диде ул.