

Бу хакта бүген БСТ телеканалында узган брифинг барышында БР Гаилә һәм хезмәт министры Ленара Иванова хәбәр итте:
-Һәр шәһәрдә һәм районда, һәр район үзәгендә пособие рәсмиләштерүдә, документларны (судка, банкларга, суд приставлары хезмәтенә дәгъва гаризалары һ.б.) әзерләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган гаилә хезмәтләре бар, - дип билгеләп үтте брифинг барышында Ленара Иванова. - Өстәвенә, эшләүче әниләргә уңайлы булсын өчен «Гаилә» үзәкләре хәзер үз эшләрен үзгәртеп, гражданнарны кабул итү вакытын иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр арттырды. Ягъни безнең белгечләр көн саен документлар җыюда һәм әзерләүдә гадәти 8 урынына 12 сәгать ярдәм күрсәтергә әзер. Безгә хәзер алимент белән бәйле күп сораулар килә. «Гаилә» үзәкләрендә мондый проблемаларны хәл итүдә тәҗрибәсе булган юристлар һәм психологлар бар.
Әмма бу катлаулы вакытта документларны әзерләүдә "Гаилә" үзәкләре белгечләре ярдәм күрсәтеп кенә калмый.
-Әйтик, әгәр ана кеше дәваханәгә салына һәм баласын калдырырга кеше булмаса, аны әни булмаган вакытта һәр «Гаилә» үзәгендә булган социаль приютларда калдырырга була, - дип дәвам итте министр. - Биредә бала биш тапкыр тукланудан башлап балалар бакчасына яки мәктәпкә баруны оештыруга кадәр кирәкле әйберләр белән тәэмин ителәчәк.