

Мобилизацияләнгән эшкуарлар бизнеслары белән идарә итүне ышанычлы кешеләренә тапшыра ала һәм аларга кредит каникуллары да алырга мөмкин булачак.
Мобилизацияләнүче эшкуарлар өчен яңалык җиткерәбез. Русия Президенты тарафыннан федераль законнарга тиешле үзгәрешләр кертелде. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Ихтисамова:
«Русиядә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турындагы закон бераз үзгәрде: шәхси эшкуарлар, оешмалар учредительләре, шулай ук оешмаларның бердәнбер башкарма органы вәкаләтләрен гамәлгә ашыручылар биш эш көне эчендә бизнесны алга таба алып бару белән бәйле барлык эшләрне хәл итә, шул исәптән идарә итүне ышанычлы кешеләренә тапшыра алалар, - дип билгеләп үтте.
Фото: feednamer.com