Махсус хәрби операция
24 октябрь 2022, 16:52

Сыекландырылган табигый газ җитештерә башлыйбыз

Предприятиедә 25 яңа эш урыны булдырылачак.

Сыекландырылган табигый газ җитештерә башлыйбызСыекландырылган табигый газ җитештерә башлыйбыз
Сыекландырылган табигый газ җитештерә башлыйбыз

Үсеш корпорациясе Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы белән бергә «ГСПГТ» компаниясенең инвестицион проектын масштаблы дип таныды.

Республикада инвестор сыекландырылган табигый газ җитештерү һәм аны тутырып озату комплексы урнаштырырга ниятли, проектны гамәлгә ашыруга якынча 1,4 миллиард сум кертеләчәк. Предприятиедә 25 яңа эш урыны булдырылачак, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Инвестпроектны озату кысаларында безнең белгечләр финанс моделен һәм бизнес-план эшләделәр, шулай ук аны дәүләт ярдәме чараларын алуга өстенлекле документлар исемлегенә кертү өчен бөтен кирәкле документларны әзерләделәр. Без инвесторны бушлай озата баруны производствоны эшләтеп җибәрүгә кадәр дәвам итәчәкбез.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас