Махсус хәрби операция
24 октябрь 2022, 07:16

Хәл итә алмаслык эшләр юк

Мобилизацияләнүченең улына Татарстанның уку йортыннан Уфага күчәргә ярдәм иткәннәр.

Хәл итә алмаслык эшләр юкХәл итә алмаслык эшләр юк
Хәл итә алмаслык эшләр юк

Республика башлыгының социаль челтәрләрдәге битендә ярдәм сорап башкалада яшәүче бер ханым мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, ирен озаткач, шәхси йортларында кызы белән икәү генә калганнар һәм аларга дөнья көтү авырлашкан. Шуңа күрә күрше республикада белем алучы улын Уфага күчерүне үтенгән.

Белгечләр бу хатынның мөрәҗәгатен төбәк министрлыгына юллаганнар. Ведомство вәкилләре аның белән элемтәгә кереп, кирәкле документларын әзерләшкәннәр һәм Казаннан Уфа авиаколледжына күчерү мөмкинлеге барлыгын хәбәр иткәннәр.

Соңрак ул хатын бу мәсьәләнең тулысынча хәл ителүе һәм тиздән Казанга улын алырга барачагы турында хәбәр иткән һәм рәхмәтен белдергән.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин Русиядә өлешчә мобилизация турында игълан иткән иде һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен йөкләде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас