

Мобилизацияләнгән эшкуарлар өчен.
Владимир Путин кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнгән мобилизацияләнгән эшкуарларга кагылышлы ике законга кул куйды.
Хәзер закон буенча: – Эшкуарлар үз эшләре белән идарә итүне ышанычлы вәкилләре аша да алып бара ала. Эшләрне тапшырырга һәм рәсми ышаныч кәгазе тутыруга биш көн бирелә https://vk.cc/chKCOJ
– Эшкуарлыкны үстерүгә кредит алган эшкуарларга кредит каникуллары алу хокукы бирелә. Бу очракта кредит килешүе мобилизацияләнгән көндә тутырыла https://vk.cc/chKCQA
Кредит каникулларына гаризаны (ташламалы вакытка) җаваплылыгы чикләнгән оешма учредителе үзе һәм аның доверенносте буенча эшләүче ышанычлы вәкиле дә тапшыра ала.
Кредит каникуллары мөрәҗәгать иткән яки заемщик билгеләгән көннән башлана, әмма 21 сентябрьдән дә иртәрәк түгел. Аларны мобилизацияләнгән кеше алган төрле кредитлар һәм займнар өчен эшли ала. Ташламалы вакытта процентлар килешүдә билгеләнгән ставка буенча бара. Санап барылган, әмма түләнмәгән процентлар төп бурычка өстәлә, ә кредит яки займ түләүләр күләме шулкадәр үк калдырылып бүленә.
Чыганак:Милои банк - Русия Банкының Башкортстан буенча бүлекчәсе https://www.cbr.ru/rb
Русия Банкының кайнар линиясе: мобиль телефоннардан бушлай шалтырату өчен: 300
Русия регионнарыннан бушлай шалтыратулар өчен: 8 800 300-30-00 кәрәзле оператор тарифларына ярашлы: +7 499 300-30-00
#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан