Махсус хәрби операция
22 октябрь 2022, 18:09

Грузия чигендә мобиль военкоматлар эше туктатыла

Алар сентябрь ахырында эшли башлаган иде. 

region15.ruregion15.ru
Фото:region15.ru

22 октябрьдән  Төньяк Осетиянең Грузия белән Көньяк Осетия   чигендәге “Югары Ларс” һәм “Түбәнге Зарамаг” үткәрү  пунктларында мобиль военкоматлар үз эшен туктата. Бу хакта Төньяк Осетия хөкүмәтендә хәбәр итәләр.

28 сентябрьдә Төньяк Осетия властьлары “Югары Ларс”тагы хәл белән бәйле югары әзерлек режимы кертте. Ул вакытта төбәккә башка республикалардан машиналарны кертмиләр иде.

Шул ук вакытта “Түбәнге Зарамаг” пунктында мобиль военкоматлар урнаштырганнар. Анда мобилизацияләнергә тиешле резервистларга, шул исәптә Русиянең башка төбәкләрендә исәптә торучылрга да, повесткалар тапшыралар иде. Соңрак Төньяк Осетиянең хәрби комиссар урынбасары Абрил Абдуллаев “Югары Ларс”та мобилизация турында 180нән артык повестка тапшырылды, дип хәбәр итте.

Русиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдә игълан ителде.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас