+21 °С
Болытлы


Башкортстанда кичә, җомга көнне, ЮХХДИ инспекторлары исерек килеш транспорт белән идарә итүче 43 шоферны тотканнар. Бу күрсәткеч былтыр иң югары булган - бер тәүлектә 90 кешене кулга алган булганнар.
Башкортстан буенча барлыгы 1,8 меңнән артык кешенең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланган. Алар арасында 8 кешедә машина йөртү таныклыгы булмаган, 336сы хәвефсезлек каешын эләктермәгән, 33е балаларын махсус утыргычка утыртмаган.
Рейдлар ял көннәрендә дә дәвам итәчәк.