Махсус хәрби операция
21 октябрь 2022, 11:18

УДАТУ якташларыбызга беспилотниклар сатып алган

Ничек кулланырга икәнен дә өйрәтеп катйканнар.

УДАТУ махсус хәрби операциядә катнашучылага техник җиһазлау белән ярдәм иткән. Университетка караган кече инновацион предприятиеләр һәм подразделениеләре хезмәткәрләре 15 беспилотник сатып алганнар. Моннан тыш, вуз преподавательләре, безнең егетләр янына Казанга хәрби частька барып, пилотсыз аппаратлар белән эшләү нигезләренә өйрәттеләр.

Техник вуз буларак без егетләргә яу кырында заманча техникага ия булуның никадәр мөһим икәнлеген аңлыйбыз. Безнең вузда хәрби кафедра бар. Аны тәмамлаучылар да ил сагы сафына бастылар. Бар республика хәрбиләргә ярдәм иткәндә  без дә  бу хәлдән читтә кала алмадык. Беспилотниклар җибәреп кенә калмадык, мобилизацияләнгән якташларыбызны аппаратлар белән  кулланырга өйрәтсен өчен преподавательләрне юнәлттек”, – дип сөйли УДАТУ ректоры Сергей Новиков.

Очучы аппаратлардан тыш, вуз егетләребезгә 63 рация, генераторлар, бензинда эшләүче пычкылар,  эретеп ябыштыру аппараты һәм эш кораллары җибәрде. Студентлар белән препаодавательләр дә читтә калмады. Нибары бер атна эчендә алар 500 кг гуманитар ярдәм ( азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, кием-салым, рюкзаклар, плащлар, палаткалар, фляга, дарулар). Җыелган йөкнең беренче партиясен якташларыбыз хәрби әзерлек үткән урыннарга озатканнар да инде.

Моннан тыш, УДАТУда махсус хәрби операциягә юлланган хәрбиләр һәм  мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә психологик һәм юридик ярдәм күрсәтергә әзерләр. Моның өчен вузның ситуацион  үзәгендә штаб һәм кайнар линия булдырылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас