

Илдә өлешчә мобилизация башлангач, кайсыберләр чит төбәкләргә, чит илләргә чыгып китү җаен карады. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Русиядән 700 меңнән алып 1 миллионга кадәр кеше чыгып киткән.
Мәскәүдән кайсыбер рейсларга әле һаман сорау күп икән. Хәтта хаклар кыйммәтлеге дә киртә түгел. Билет хаклары аеруча Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Әрманстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанга арткан.
Әмма шул вакытта бу атнада ил башкаласында һәм тагын кайсыбер төбәкләрдә мобилизация тәмамланды, дип хисап тоттылар. Шуңа карамастан, русиялеләр туган илләренә кайтырга ашыкмый, диләр экспертлар. Һәрхәлдә, “Коммерсант” басмасы хәбәр итүенчә, чит илләрдән Мәскәүгә юлланучы очкычларга сорау артмаган.
Бары Әрманстаннан Русиягә очарга теләүчеләр саны гына күбәйгән. Атап әйткәндә, 18-20 октябрьдә Ереван–Мәскәү рейсына билетларга хаклар алдагы атнага инде 30 процентка кыйммәтләнгән. Моның мобилизациягә бәйле булмавы да бар, диләр экспертлар. Эш шунда: Ереваннан Мәскәүгә билетлар чагыштырмача очсыз. Шуңа Әрманстаннан пассажирлар саны артуга Европадан транзит трафик сәбәпче булырга мөмкин. “Франция һәм Германиядән Мәскәүгә, Стамбул аша очуга караганда, Ераван аша кайту очсыз”, – ди бер авиакомпания вәкиле.
Шулай булгач, киткәннәр әлегә кайтырга ашыкмыйлар, шикелле...