Махсус хәрби операция
21 октябрь 2022, 09:50

10 меңгә якын мобилизацияләнгән ир-егетне өйләренә кайтарганнар

Яхшы хәбәр бу. 

9111.ru9111.ru
Фото:9111.ru

Русиядә 10 меңгә якын мобилизацияләнгән  ир-егетләрне өйләренә кайтарганнар.  Бу хакта Дәүләт Думасының оборона буенча комитет башлыгы Андрей Картаполов белдерде.

“Бүгенге көндә 10 меңгә якын мобилизацияләнгән 10 меңгә якын кешене төрле сәбәпләр буенча кире кайтардык”, – диде Картаполов ялгышлык буенча чакырылган  русиялеләр турында.

Русиядә өлешчә мобилизация игълн ителгәннән бирле ил халкы аны үткәрүдәге җитешсезлекләргә зарланды. Военкоматларга күп балалы әтиләрне, хроник авырулардан җәфаланганнарны, чакырылыш яшеннән узганнарны һәм Оборона министрлыгы критерийлары буенча чакырылмаска тиеш гражданнарны чакыру очраклары күп булды.

Килеп туган хәлгә карата Владимир Путин да фикерен белдерде. Ул өлешчә мобилизация үткәрүдәге хаталарны төзәтергә йөкләмә бирде. Аның сүзләренчә, һәр очракны аерым өйрәнеп һәм ачыклап, ялгышлык буенча чакырылган гражданнарны кире кайтарырга кирәк. Илдәге өлешчә мобилизация кампаниясен ул “юньсезлек җитәрлек” дип бәяләде.

Русиянең күпчелек төбәкләрендә җитешсезлекләрне ачыклаганнан соң, ялгыш мобилизацияләнгәннәрне кире кайтардылар, хәрби комиссарлар шелтә алды. Мәсәлән, Хабаровск краенда сайлау таләпләренә туры килмәү сәбәпле мобилизацияләнгән гражданнарның яртысын кире кайтарганнар. Приморье краенда бу 600 кешегә кагылган, Якутиядә – 300, Белгород өлкәсендә 100дән артык ир-егетне кире кайтарганнар. Алтай краенда 100дән артык мобилизацияләнгәннәрне шулай ук өйләренә кайтарганнар.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас