

Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары алдында чыгыш ясады. Комиссар республика буенча хәрби әзерлек урыннарына 20-30 мобилизацияләнүчене җибәрәсе калды, дип хәбәр итте.
Блажевич сүзләренчә, республика военкоматындагы табиблар комиссиясе, “ПроМед” мәгълүмат-аналитика системасына кереп, мобилизация барышында повестка алучыларның нинди хроник авырулары булуын күзәтә алган.
Михаил Блажевич шулай ук мобилизацияләнгәннәргә сентябрь һәм октябрь өчен акча түләнелә башлавын әйтте.
Исегезгә төшерәбез, бу атнада Иминлек Советы утырышы барышында Владимир Путин мобилизацияләнгән русиялеләргә аена 195 мең сумнан да ким түләнмәскә тиеш дип белдергән иде.
Чыганак: bashinform.