Махсус хәрби операция
19 октябрь 2022, 19:28

Җан җылысын кушып

Изгелек җирдә ятмас.

Җан җылысын кушыпҖан җылысын кушып
Җан җылысын кушып

Изгелек җирдә ятмас.

Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев ВКда үз битендә районның олы җанлы кешеләре турында яза.

 Яңа Бәшир авылында яшәүче Рәзифә һәм Рамил Файзулиннар Украинада хәрби операциядә катнашучы якташ егетләр өчен оекбашлар бәйләгәннәр. Бу матур гаилә М.Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына 48 пар(!) оекбаш бәйләп китергән. Ходайның рәхмәте төшсен сезгә изге җанлы якташлар. Сезнең күз нурларыгыз, күңел җылыгыз кушып бәйләнгән оекбашлар газиз якташларыбызның йөрәген җылытсын, күңелләрен сөендерсен.

Туган яктан барган посылкалар аларга көч өстәсен. Зур хәрби бурычларын уңышлы үтәп, барысы да исән- сау туган якка кайтсыннар. Ир- егетләр, белегез, сезне яраталар, көтәләр!

Җан җылысын кушып
Җан җылысын кушып
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас