

Башкортстанның финанслар министрлыгы “Транспорт салымы турындагы” республика законына үзгәрешләр әзерләгән. Аларга ярашлы, махсус хәрби операциядә катнашучыларны яки аларның гаилә әгъзаларын бер автомобильгә транспорт салымын түләүдән азат итү карала. Бу хакта “Послушано в Башкирии” телеграм-каналы хәбәр итә.
Шулай ук “Жилстройсбережения” программасына төзәтмәләр кертү дә күзаллана. Алар махсус операциядә катнашучыларга теләсә кайсы вакытта исәптән акчаларны салдырырга яки айлык взнослар кертүне туктатып торырга рөхсәт итә.
Бу ике башлангыч та Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның мобилизацияләнгәннәрнең һәм үз теләкләре белән операциягә кушылучыларның гаиләләренә ярдәм итү планының бер өлеше булып тора.
Исегезгә төшерәбез: Русия җитәкчесе Владимир Путин указы буенча мобилизацияләнгәннәр һәм үз теләкләре белән операциягә кушылучылар һөнәри хәрби хезмәткәрләргә тиңләштерелә. Димәк, аларның гаиләләре дә хәрбиләргә тиешле ташламаларга һәм гарантияләргә исәп тота ала.