Махсус хәрби операция
19 октябрь 2022, 18:44

Мобилизациягә эләккәннәргә күпме акча биреләчәк?

Айлык түләүләр күләме билгеле.

sila-rf.rusila-rf.ru
sila-rf.ru

Мобилизацияләнгән һәр рядовой өчен айлык түләү 195 мең сум тәшкил итәчәк. Шулай дип белдерде 19 октябрьдә Иминлек советы утырышында Русия җитәкчесе Владимир Путин.

“Бүген мин түләүләр күләме һәм аларны вакытында бирү таләпләрен тайпылышсыз үтәү турындагы фәрманга кул куйдым. Хәтерегезгә төшерәм, бу түләүләр календарь ай өчен 195 мең сумнан ким булмаска тиеш”, – дип кисәтте дәүләт башлыгы.

Ул шуны да ассызыклады: мобилизацияләнгән хәрбиләрне әзерләү һәм укыту вакытында да түләүләр бирелергә тиеш.

Путин әлеге күрсәтмәне гамәлгә ашыруны Оборона һәм Финанслар министрлыкларына йөкләтте. Җаваплылар итеп ведомстволар җитәкчеләре Сергей Шойгу һәм Антон Силуанов билгеләнде. Башкару срогы – 2022 елның 1 ноябренә кадәр.

Кремль сайтындагы мәгълүматтан күренүенчә, хәрбиләргә акчалата “довольствие” хәрби частьның шәхси составы исемлегенә кертелгән көннән алып тәгаенләнә.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас