

Казан шәһәренең ЗАГСында Башкортстан парларының тагын ике никахы теркәлде.
Руслан белән Юлия өлешчә мобилизациягә кадәр никахларын рәсми теркәргә өлгермәгән булган. Шуңа Нуриман районыннан Юлия Казанда хәрби әзерлек үтүче Руслан янына килгән.
Мофазаловларның яңа гаиләсен район башлыгы Вилдан Ситдиков социаль челтәрләр аша котлаган.
“Яшьләр аралар ераклыгы киртә түгеллеген раслады. Руслан белән Юлияне шушы матур вакыйга белән котлыйбыз. Бүгенге җиңел булмаган вакытта иң якын һәм кадерле кешеләрнең хуплавы аеруча мөһим. Сезгә сәламәтлек, мәхәббәт, озак һәм бәхетле яшәвегезне телибез”, – дигән ул.
***
Мәчетле районыннан Ришат һәм Нурзидә дә никахларын Казанда теркәгән. Район башлыгы Әнис Әсәдуллин, яшь гаиләне котлап, бер-берсенә булган хисләрен кадерләүләрен һәм саклауларын теләгән.
“Сезне шушы күркәм вакыйга белән котлыйбыз. Бернинди авырлыклар да тормышыгызны караңгылатмасын. Һәр вакытта да бер-берегез өчен таяныч һәм ярдәм булыгыз”, – дип язган Әнис Әсәдуллин үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.
Без дә яшь парларны котлыйбыз. Мәхәббәтләре гомерлек булсын дип телибез.