Махсус хәрби операция
18 октябрь 2022, 08:32

Мобилизацияләнгәннәр өчен ярдәм чаралары каралган

 БР хөкүмәте утырышында Премьер-министр Андрей Назаров республикада мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм чаралары турында сөйләде. Башкортстан Башлыгы карары белән махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар гаиләләренә булышлык күрсәтү чаралары планы расланды.

"Аңа 30 ярдәм чарасы кертелгән. Алар санатор-курорт дәвалану, махсус хәрби операциядә катнашканнарга һәм аларның гаиләләренә консультацион һәм психологик ярдәм күрсәтүне күз уңында тота.

Планны тормышка ашырыр өчен төрле дәрәҗәдәге 22 норматив хокукый актлар кабул итәргә кирәк. Бу республиканың 3 законы, республика Башлыгының 3 Указы, 13 карар, 1 Хөкүмәт күрсәтмәсе  һәм локаль актлар дигән сүз.

Хөкүмәткә тагын 8 норматив-хокукый актлар кертелгән. Тагын 6ны тиешле законнар һәм республика Башлыгы Указларын кабул иткәч әзерләргә кирәк.  Әлеге мәсьәлә белән кызыксынган республика башкарма власть органнарыннан бу эшне тизләтүне үтенәм. Тиешле документлар кыска срок эчендә эшләнергә тиеш. Мондый тәҗрибә бездә бар", - диде Андрей Назаров.  

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас