Махсус хәрби операция
18 октябрь 2022, 16:24

Башкортстанда өлешчә мобилизация кайчан тәмамлана?

Хәрби комиссар моңа ачыклык кертте. 

Башкортстанда өлешчә мобилизация илдә билгеләнгән сроктан алдарак – 28 октябрьгә кадәр – тәмамланачак.  Бу хакта  “Бизнес ФМ Уфа” эфирында республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич хәбәр итте.

Юк, мобилизация бездә дәвам итә, бар да планга ярашлы. Бар төбәкләрнең сроклары билгеләнгән –  кемдер иртәрәк тәмамлый, кемдер соңрак, өзеклекләргә бернинди сәбәп тә юк. Без алдан билгеләнгән срокта – 28 октябрьгә кадәр – мобилизациянең гомумән  тәмамлану  срогыннан бераз алдарак тәмамлаячакбыз”, – дип аңлатты Блажевич.

Илнең кайсыбер төбәкләрендә, мәсәлән, Мәскәүдә,   өлешчә мобилизация процессы туктатылган. Бу хакта башкала мэры Сергей Собянин хәбәр итте. 

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас