

Дәүләт Думасы депутатларыннан һәм Федерация Советы әгъзаларыннан өлешчә мобилизация буенча броньны алырга тәкъдим иткәннәр.
Думаның бер төркем депутатлары әзерләгән документта Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, хәрби прокуратура һәм башка көч структуралары хезмәткәрләрен беренче чиратта чакырырга кирәк дип әйтелә.
“Гадел Русия” фракциясе җитәкчесе, закон проекты авторларының берсе Сергей Миронов фикеренчә, бу тәкъдим “җәмгыятьнең гаделлекә ихтыяҗын канәгатьләндерергә ярдәм итәчәк”.
Әйткәндәй, моңа кадәр Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров та көч структураларын җәлеп итәргә кирәк дип әйткән иде. “Көч һәм хәрби ведомство хезмәткәрләре – бу якынча 5 миллион кеше – даими спорт нормативлары тапшырып тора. Аларның 50 процентын эш урыннарында калдарганда да, икенче яртысы – 2,5 миллион кеше көнбатышның теләсә кайсы армиясен җиңә ала. Ул чакта бернинди резерв та кирәк түгел”, – дигән иде ул.