

Бүген, иртәнге сәгать җидедә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары өчен йөк төялгән конвой юлга кузгалды. Анда азык-төлек, медицина аптечкалары һ.б. кирәк-ярак тупланган. Конвойны республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча коткаручылары озатып бара.
Конвой Таганрог, Мариуполь, Приморск һәм Мелитополь шәһәрләре аша узачак. Ике тәүлеккә сузылачак юл гади булмаячак, ләкин без ышанабыз: җибәрелгән йөк сугышчыларыбызга барып җитәчәк!
Киләсе атнада конвой шулай ук йөк төяп Русия Герое Доставалов исемендәге башкорт батальоны сугышчылары янына да юлга чыгачак.