

"Бердәм Русия" партиясе урындагы бүлекчәләренең М.М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штаблары мәйданчыкларында посылкалар җыю оештырылды. Анда мобилизацияләнгән солдатларның туганнары, Штаб составында кушылган иҗтимагый оешма волонтерлары, республика эшкуарлары һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.
Посылкалар сугышчыларның үтенечләрен һәм теләкләрен исәпкә алып тутырыла: резин итекләр, термокием, йокы капчыклары, флис курткалар, башлыклар, төзелеш перчаткалары, яңгырдан саклагыч, ковриклар, тактик күзлекләр, бензин пычкылары, көрәкләр, балталар, термослар, газ баллоннары, пычаклар, канистрлар, консервалар, тиз пешерелүче ашлар, шикәр, чәй, кәнфитләр һ.б.
Әлбәттә, солдатлар аеруча зур түземсезлек белән яраткан кешеләренең: әти-әниләре, хатыннары, балаларының һәм туганнарының посылкаларын көтәдер. Якынча 40 сәгатьтән соң алар туган йортларыннан хәбәрләр алачак.