Махсус хәрби операция
14 октябрь 2022, 13:49

Русиядә 222 мең кеше мобилизацияләнде

Билгеле булуынча, өлешчә мобилизация 21 сентябрьдә Русия президенты тарафыннан игълан ителде.

Русиядә 222 мең кеше мобилизацияләндеРусиядә 222 мең кеше мобилизацияләнде
Русиядә 222 мең кеше мобилизацияләнде

"Бүгенге көнгә Русиядә 222 мең кеше мобилизацияләнде. Якындагы ике атнада мобилизация чаралары тәмамланачак", - дип белдерде РФ президенты Владимир Путин Астанада барган матбугат-киңәшмәсендә.
Президент өлешчә мобилизация зарурлыгын да аңлатты. Белдерүенчә, контарктчылардан гына торган гаскәр белән 1100 километр чик линиясен тоту мөмкин түгел.
10 октябрьдә Владимир Путин өлешчә мобилизация вакытында шактый аңлаешсызлыклар күзәтелүен билгеләде. Әгәр мобилизация игълан ителмәгән булса, проблемаларны күрмәсләр иде, алар озак вакыт буена җыелган, дип белдерде.
Билгеле булуынча, өлешчә мобилизация 21 сентябрьдә президент тарафыннан игълан ителде. Русия лидеры әлеге карар ил суверенитетен, аның территориаль бөтенлеген яклау һәм гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен кабул ителде, диде.

Фото: smotrim.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас