Махсус хәрби операция
13 Октября 2022, 20:10

“Малай булачак!”

Бу хакта булачак әни мобилизацияләнгән ире янына Пензага барып хәбәр иткән.

Азат Ишемгулов/vk.comАзат Ишемгулов/vk.com
Фото:Азат Ишемгулов/vk.com

Ишембай районында яшәүче Гөлназ Нәбиуллина өченчегә бәби көтә. Туачак сабыйларының җенесен белү шатлыгын мобилизацияләнгән ире белән уртаклашырга теләп, ул Пензадагы хәрби әзерлек үтә торган урынга юлланган. Уллары туачагын белеп, ир белән хатын төтен шашкасы кабызган.

Күңелле хәбәр белән  Ишембай район башлыгы Азат Ишемгулов уртаклашкан.

Гөлназ Нигъмәтуллина сөйләвенчә, гаиләдә кыз һәм малайлары үсеп килә.

Без гендер-патины өйдә үткәрмәкче идек, әмма, кызганычка каршы,  мобилизация планнарны үзгәртергә мәҗбүр итте. Ирем дуслары белән сөйләшкән дә бирегә килергә тәкъдим итте. Ул оештырды инде бу очрашуны. Шундый мөһим моментта бергә булуыбызга шатмын”, – ди булачак әни.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас