+21 °С
Болытлы


Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон хәрбиләре фронтның алгы сызыгыннан якыннарына сәлам әйтеп видео төшергән. Видеоны Телеграм-каналда "Башкорт батальоны" каналына куйганнар. Яугирләр ач булмаулары, бернигә дә зарланмаулары, хәлләре әйбәт булуы турында әйткәннәр. Аларны аерылышу газабы гына телгәли. "Кайгырмагыз, тиздән очрашырбыз, - дигәннәр алар. - Әйе, без сугышабыз, атабыз, без бит яугирләр",,, Башинформ.