

Илдә игълан ителгән өлешчә мобилизация гашыйклар тормышына да үзгәрешләр кертте. Күп парлар ирләр хәрби әзерлек үткән шәһәрләрдә никахларын терки. Ут күршебез Татарстанның башкаласы Казанда Межгорьеда яшәүче ике пар чәчләрен чәчкә бәйләде. Рита исемле кәләш хәрби тематиканы хуплап, милитари стилендәге күлмәк кигән һәм сөйгәне Рим алдында ул “армия” күлмәген киеп килгән. Шул ук көнне Илдар белән Эвелина да никахларын теркәгән.
Межгорье мэры Вячеслав Калугин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, тантанада ул үзе дә булган. Шулай ук яңа өйләнешкән парларны Межгорье хәрби часте командиры Андрей Кузнецов ябык административ-территориаль берәмлек Советы сәркатибе Андрей Томин да килгәннәр.
“Мондый форматтагы никахлар теркәүнең шаһиты булганым юк иде. Яшьләрне муниципалитет исеменнән котладык, туганнары, дуслары һәм коллегалары исеменнән котлау сүзләре ишеттердек, ихлас теләкләрне җиткердек. Яңа туган гаиләләргә шәһәр хакимияте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдык”, – дип язган Калугин үзенең социаль челтәрләрендә.
Башкортстанда яшәүче өч мобилизацияләнгән егетнең махсус хәрби операциядән өйләренә исән-имин кату мотивациясе тагын да артты. Чөнки бүгеннән алып анда аларны законлы хатыннары көтә.
Пензада Ишембай районында яшәүче берьюлы ике пар өйләнеште. Җирле ЗАГСта Тәлгать һәм Аделина, Илнур һәм Лилияне ир белән хатын дип игълан иттеләр. Район хакимияте тантана үткәрү процессын тулысынча үз өстенә алган һәм кәләшләргә булачак ирләре хәрби әзерлек үткән урынга килеп җитүдә ярдәм иткән.
“Сәламәтлек һәм бәхетле гаилә тормышы телим. Берүк ирләр берүк исән-сау гаиләләренә кайтып җитсен!” – дигән район башлыгы Азат Ишемгулов.
Казан ЗАГСында шулай ук Авыргазы районында яшәүче Алексей белән Светлана гаиләсе туган. Район хакимияте башлыгы Арслан Шагаретдинов хәбәр итүенчә, Алексей үтенече буенча, район властьлары кәләшкә хәрби частька килеп җитәргә булышкан. Никах теркәү тантанасына Алексейның хезмәттәш якташлары да килгән.
“Алексей белән Светлананы гаилә корулары телән котлыйбыз! Гаиләгез мәхәббәт, чиксез наз, бер-береңне аңлау, ярдәм итү кебек хис-тойгыларда нигезләнсен. Ә тормыш юлында очрый торган киртәләр сезне зирәгрәк һәм бердәмрәк итәчәк”, – дигән Авыргазы районы хакимияте башлыгы.
21 сентябрьдә Президент Владимир Путин Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.
Чыганак: bashinform.ru